Surah At-Taubah ( The Repentance ) - Aya 74

Surah At-Taubah ( The Repentance ) - Татарча - Aya 74 Aya count 129

يَحْلِفُونَ بِٱللَّهِ مَا قَالُوا۟ وَلَقَدْ قَالُوا۟ كَلِمَةَ ٱلْكُفْرِ وَكَفَرُوا۟ بَعْدَ إِسْلَٰمِهِمْ وَهَمُّوا۟ بِمَا لَمْ يَنَالُوا۟ ۚ وَمَا نَقَمُوٓا۟ إِلَّآ أَنْ أَغْنَىٰهُمُ ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥ مِن فَضْلِهِۦ ۚ فَإِن يَتُوبُوا۟ يَكُ خَيْرًۭا لَّهُمْ ۖ وَإِن يَتَوَلَّوْا۟ يُعَذِّبْهُمُ ٱللَّهُ عَذَابًا أَلِيمًۭا فِى ٱلدُّنْيَا وَٱلْءَاخِرَةِ ۚ وَمَا لَهُمْ فِى ٱلْأَرْضِ مِن وَلِىٍّۢ وَلَا نَصِيرٍۢ ﴿٧٤﴾
Монафикълар: \"Әйткән сүзләрен әйтмәдек\", – дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, тәхкыйк алар кәфер сүзен сөйләделәр, аннары: \"Сөйләмәдек\", – дип акланырга тырыштылар, вә мөселман булганнарыннан соң кәфер булдылар, вә үзләре ирешә алмаслык нәрсәне кас кылдылар. Монафикъларның мөселманнарга дошманлыклары: Аллаһу тәгалә үз юмартлыгы белән рәсүлне һәм мөселманнарны бай кылганы өчен. Әгәр тәүбә итсәләр, үзләре өчен хәерле булыр иде, әгәр тәүбәдән баш тартсалар, Аллаһ аларны дөньяда һәм ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр, аларны ґәзабтан коткару өчен җир йөзендә вәли һәм ярдәмче табылмас.
Share