Surah Al-Anfal ( The Spoils of War ) - Aya 30

Surah Al-Anfal ( The Spoils of War ) - Татарча - Aya 30 Aya count 75

وَإِذْ يَمْكُرُ بِكَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِيُثْبِتُوكَ أَوْ يَقْتُلُوكَ أَوْ يُخْرِجُوكَ ۚ وَيَمْكُرُونَ وَيَمْكُرُ ٱللَّهُ ۖ وَٱللَّهُ خَيْرُ ٱلْمَٰكِرِينَ ﴿٣٠﴾
Ий Мухәммәд г-м! Мәккә кәферләре сиңа хәйлә-мәкер кылган вакытларын хәтерлә! Алар җыелып киңәш иттеләр: \"Мухәммәдне гомерлеккә төрмәгә бикләргә кирәк, йә шәһәрдән куарга кирәк, яки үтерергә кирәк\", – дип. Соңра үтерергә дигән киңәшне кабул итеп, унике кабиләдән берәр кеше хәзерләп, төнлә үтермәкче булдылар. Расүл г-м, Әбүбәкер белән икесе шул төнне Мәккәдән чыгып тау тишегенә кереп качалар. Шулай итеп алар мәкерлек кылалар, Аллаһ аларга каршы көчле мәкерлек кылыр. Бит Аллаһ мәкер кылучыларның хәерлесе вә көчлерәге.
Share