Surah At-Taghabun ( Mutual Loss & Gain ) Surah At-Taghabun ( Mutual Loss & Gain ) - Татарча Aya count 18
Select surah 1- Al-Fatihah ( The Opening ) 2- Al-Baqarah ( The Cow ) 3- Al-Imran ( The Famiy of Imran ) 4- An-Nisa ( The Women ) 5- Al-Maidah ( The Table spread with Food ) 6- Al-An'am ( The Cattle ) 7- Al-A'raf (The Heights ) 8- Al-Anfal ( The Spoils of War ) 9- At-Taubah ( The Repentance ) 10- Yunus ( Jonah ) 11- Hud 12- Yusuf (Joseph ) 13- Ar-Ra'd ( The Thunder ) 14- Ibrahim ( Abraham ) 15- Al-Hijr ( The Rocky Tract ) 16- An-Nahl ( The Bees ) 17- Al-Isra ( The Night Journey ) 18- Al-Kahf ( The Cave ) 19- Maryam ( Mary ) 20- Taha 21- Al-Anbiya ( The Prophets ) 22- Al-Hajj ( The Pilgrimage ) 23- Al-Mu'minoon ( The Believers ) 24- An-Noor ( The Light ) 25- Al-Furqan (The Criterion ) 26- Ash-Shuara ( The Poets ) 27- An-Naml (The Ants ) 28- Al-Qasas ( The Stories ) 29- Al-Ankaboot ( The Spider ) 30- Ar-Room ( The Romans ) 31- Luqman 32- As-Sajdah ( The Prostration ) 33- Al-Ahzab ( The Combined Forces ) 34- Saba ( Sheba ) 35- Fatir ( The Orignator ) 36- Ya-seen 37- As-Saaffat ( Those Ranges in Ranks ) 38- Sad ( The Letter Sad ) 39- Az-Zumar ( The Groups ) 40- Ghafir ( The Forgiver God ) 41- Fussilat ( Explained in Detail ) 42- Ash-Shura (Consultation ) 43- Az-Zukhruf ( The Gold Adornment ) 44- Ad-Dukhan ( The Smoke ) 45- Al-Jathiya ( Crouching ) 46- Al-Ahqaf ( The Curved Sand-hills ) 47- Muhammad 48- Al-Fath ( The Victory ) 49- Al-Hujurat ( The Dwellings ) 50- Qaf ( The Letter Qaf ) 51- Adh-Dhariyat ( The Wind that Scatter ) 52- At-Tur ( The Mount ) 53- An-Najm ( The Star ) 54- Al-Qamar ( The Moon ) 55- Ar-Rahman ( The Most Graciouse ) 56- Al-Waqi'ah ( The Event ) 57- Al-Hadid ( The Iron ) 58- Al-Mujadilah ( She That Disputeth ) 59- Al-Hashr ( The Gathering ) 60- Al-Mumtahanah ( The Woman to be examined ) 61- As-Saff ( The Row ) 62- Al-Jumu'ah ( Friday ) 63- Al-Munafiqoon ( The Hypocrites ) 64- At-Taghabun ( Mutual Loss & Gain ) 65- At-Talaq ( The Divorce ) 66- At-Tahrim ( The Prohibition ) 67- Al-Mulk ( Dominion ) 68- Al-Qalam ( The Pen ) 69- Al-Haaqqah ( The Inevitable ) 70- Al-Ma'arij (The Ways of Ascent ) 71- Nooh 72- Al-Jinn ( The Jinn ) 73- Al-Muzzammil (The One wrapped in Garments) 74- Al-Muddaththir ( The One Enveloped ) 75- Al-Qiyamah ( The Resurrection ) 76- Al-Insan ( Man ) 77- Al-Mursalat ( Those sent forth ) 78- An-Naba' ( The Great News ) 79- An-Nazi'at ( Those who Pull Out ) 80- Abasa ( He frowned ) 81- At-Takwir ( The Overthrowing ) 82- Al-Infitar ( The Cleaving ) 83- Al-Mutaffifin (Those Who Deal in Fraud) 84- Al-Inshiqaq (The Splitting Asunder) 85- Al-Burooj ( The Big Stars ) 86- At-Tariq ( The Night-Comer ) 87- Al-A'la ( The Most High ) 88- Al-Ghashiya ( The Overwhelming ) 89- Al-Fajr ( The Dawn ) 90- Al-Balad ( The City ) 91- Ash-Shams ( The Sun ) 92- Al-Layl ( The Night ) 93- Ad-Dhuha ( The Forenoon ) 94- As-Sharh ( The Opening Forth) 95- At-Tin ( The Fig ) 96- Al-'alaq ( The Clot ) 97- Al-Qadr ( The Night of Decree ) 98- Al-Bayyinah ( The Clear Evidence ) 99- Az-Zalzalah ( The Earthquake ) 100- Al-'adiyat ( Those That Run ) 101- Al-Qari'ah ( The Striking Hour ) 102- At-Takathur ( The piling Up ) 103- Al-Asr ( The Time ) 104- Al-Humazah ( The Slanderer ) 105- Al-Fil ( The Elephant ) 106- Quraish 107- Al-Ma'un ( Small Kindnesses ) 108- Al-Kauther ( A River in Paradise) 109- Al-Kafiroon ( The Disbelievers ) 110- An-Nasr ( The Help ) 111- Al-Masad ( The Palm Fibre ) 112- Al-Ikhlas ( Sincerity ) 113- Al-Falaq ( The Daybreak ) 114- An-Nas ( Mankind )
Translations English English - Yusuf Ali English - Transliteration English - Rowwad Translation Center English - Ahmed Ali English - Ahmed Raza Khan English - Arberry English - Daryabadi English - Hilali & Khan English - Talal Itani English - Maududi English - Mubarakpuri English - Pickthall English - Qarai English - Qaribullah & Darwish English - Sarwar English - Shakir English - Wahiduddin Khan Français Español Spanish Cortes Spanish Garcia Português Deutsch German Bubenheim & Elyas German Khoury German Zaidan Italiano Nederlands Dutch Leemhuis Dutch Siregar Русский Russian Абу Адель Russian Аль-Мунтахаб Russian Крачковский Russian Кулиев Russian Османов Russian Порохова Russian Саблуков Română Greek Svenska Shqip Shqip Feti Mehdiu Shqip Sherif Ahmeti Bosanski Bosnian Mlivo Български České České Nykl Norwegian Türkçe Turkish Alİ Bulaç Turkish Çeviriyazı Turkish Diyanet İşleri Turkish Diyanet Vakfı Turkish Edip Yüksel Turkish Elmalılı Hamdi Yazır Turkish Öztürk Turkish Suat Yıldırım Turkish Süleyman Ateş Polski Croatian Georgian Српски українська Macedonian Lithuanian Azəri Azerbaijani Məmmədəliyev & Bünyadov اردو Urdu Maududi Urdu Ahmed Raza Khan Urdu Jalandhry Urdu Qadri Urdu Jawadi Urdu Junagarhi Urdu Najafi 日本語 한국어 中文 Chinese (Traditional) Hindi Hindi Muhammad Farooq Khan മലയാളം Malayalam Karakunnu & Elayavoor தமிழ் Melayu Indonesian Indonesian Quraish Shihab Indonesian Tafsir Jalalayn বাংলা জহুরুল হক فارسى كوردی Pashto Тоҷикӣ Татарча ไทย ئۇيغۇرچە Ўзбек Uzbek Mikhailo Yakuboych ދިވެހި Sindhi অসমীয়া Bisayan Iranun Maguindanaon Dari Hebrew қазақ тілі Khmer Marathi Hausa soomaali Swahili Afar N'ko Akan Chewa Dagbani Kinyarwanda Lingala Luganda Luhya Malagasy Mõõré Yaw Amazigh Amharic
Your browser does not support the audio element. Җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһ кимчелекләрдән пакь, дип, Аны мактап тәсбих әйтәдер, ике дөньяга да патшалык Аңа хастыр, хакыйкый мактау Аңадыр вә Аның һәр нәрсәгә көче җитәдер.
Ул – Аллаһ сезне халык кылды, Сезләрдән кәферләр бар вә Сезләрдән мөэминнәр бар, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүчедер.
Җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, вә сезнең сурәтләрегезне төзеде, сурәтләрегезне вә рәвешләрегезне ни күркәм кылды, вә Ул – Аллаһугадыр кайтачак урын.
Ул җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләдер, вә сезнең ачык кылган эшләрегезне һәм яшерен кылган эшләрегезне дә барын да беләдер. Аллаһ күкрәкләрдә булган уй-фикерләрне беләдер.
Моннан элек булган кәферләрнең хәбәре сезгә килмәдеме, үзләренең көферлекләренең имгәген татыдылар, вә аларгадыр ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб.
Аларга дөньяда һәм ахирәттә ґәзаб тиешле булды менә бу сәбәпле, тәхкыйк аларга пәйгамбәрләре төрле могҗизалар һәм Исламның хаклыгына ачык дәлилләр белән килә иделәр, алар әйттеләр: \"Әйә безне туры юлга кешеме күндерер?\" Ягъни пәйгамбәрләрнең фәрештәдән булуын теләделәр. Алар шуның өчен пәйгамбәрләрне инкяр иттеләр вә хакны кабул итүдән баш тарттылар, Аллаһ моңсыздыр аларның ышануларына һич ихтыяҗы юктыр. Аллаһ бай вә һәр эшендә мактаулы.
Кәферләр үзләренчә \"үлгәннән соң терелү булмый\" дигән сүзләрен дөресләп маташалар. Син аларга әйт: \"Бәлки, әлбәттә, терелерсез, Раббымның исеме илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, терелеп каберләрегездән кубарылып чыгачаксыз, соңра кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирелмеш булырсыз. Бу эш Аллаһуга бик җиңелдер.
Кубарылу хак булгач, Аллаһуга вә Аның рәсүленә һәм Без иңдергән гакыл нуры булган Коръәнгә ышаныгыз! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардыр.
Аллаһ сезне бер көнне җыяр, кыямәт көнендә җыеп хисаб алу өчен, бу хисаб өчен җыелган көн, чын алдану көнедер, ягъни ул көндә һәркем дөньяга алданганлыгын белер: мөшрикләрнең, монафикъларның, сихерчеләрнең, багучыларның, риячыларның, бидеґәтчеләрнең, даими хәрам ашаган, хәрам эчкән кешеләрнең, хаксыз кешеләрне рәнҗеткән залимнәрнең һәм башка бозык эшләрне эшләүчеләрнең кылган гамәлләре юкка чыккан булыр. Берәү бу эшләрдән сакланган хәлдә яки тәүбә итеп төзәлгән хәлдә Аллаһуга иман китереп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылса, Аллаһ ул кешенең яман эшләрен җуяр, бетерер һәм аларны асларыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер, алар анда мәңге калырлар. Шундый бакчага мәңгегә керү – олугъ уңышка ирешүдер.
Иманны инкяр итеп аятьләребезне ялганга тоткан кешеләр – алар ут әһелләредер анда мәңге калучылардыр, ул ут ни яман урындыр.
Кайгы бәла-каза ирешмәде, мәгәр Аллаһуның теләге белән генә иреште. Берәү итагать иткән хәлдә Аллаһуга иман китерсә, Аллаһ ул кешенең күңелен хаклыкка күндерер. Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
Аллаһуга итагать итегез, вә расүлгә итагать итегез, аларның боерыкларын җиренә җиткереп үтәгез, әгәр карышсагыз, итагать итүдән баш тартсагыз, бит расүлебезнең бурычы фәкать сезгә Безнең хөкемнәребезне ирештермәк, ачык итеп аңлатмактыр.
Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генә, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр!
Ий мөэминнәр, тәхкыйк сезнең хатыннарыгыздан һәм балаларыгыздан бардыр сезгә дошман булганнары, алардан сакланыгыз, гафил булмагыз! Әгәр аларны гафу итсәгез һәм аларны шелтә кылуны куеп хата эшләрен кичерсәгез, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.
Сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз, сезнең өчен фәкать фетнә. Әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар.
Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз көчегез җиткән чаклы, ягъни Аллаһ тыйган гөнаһлы эшләрдән тыелырга көчегез җитә торып тыелмыйча һәм кушкан сәваблы эшләрне көчегез җитә торып эшләмичә гөнаһлы булмагыз, Аллаһуның сүзен ишетегез һәм итагать итегез, һәм малларыгыздан садакалар бирегез – бу эшләр үзегез өчен файдалыдыр. Бер кеше дөнья малына нәфесенең комсызлыгыннан сакланса – андый кешеләр ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр.
Аллаһуга бурычка кергән кеби, гөнаһлардан Аллаһ ризалыгы өчен сакланыгыз һәм сәваблы эшләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, Аллаһ әҗерләрен ике өлеш арттырып бирер һәм сезне ярлыкар. Аллаһ яхшылыкка яхшылык бирүче вә юаш.
Яшерен эшләрне вә әшкәрә булган эшләрне белүчедер, куәтле, һәр эштә өстен вә хөкем итүчедер.