وَكَذَٰلِكَ نُرِىٓ إِبْرَٰهِيمَ مَلَكُوتَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَلِيَكُونَ مِنَ ٱلْمُوقِنِينَ ﴿٧٥﴾
Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган нәрсәләрне – могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан – шиксез ышанучылардан булсын өчен.