Surah Al-An'am ( The Cattle ) - Aya 152
Surah Al-An'am ( The Cattle ) - Татарча - Aya 152 Aya count 165
وَلَا تَقْرَبُوا۟ مَالَ ٱلْيَتِيمِ إِلَّا بِٱلَّتِى هِىَ أَحْسَنُ حَتَّىٰ يَبْلُغَ أَشُدَّهُۥ ۖ وَأَوْفُوا۟ ٱلْكَيْلَ وَٱلْمِيزَانَ بِٱلْقِسْطِ ۖ لَا نُكَلِّفُ نَفْسًا إِلَّا وُسْعَهَا ۖ وَإِذَا قُلْتُمْ فَٱعْدِلُوا۟ وَلَوْ كَانَ ذَا قُرْبَىٰ ۖ وَبِعَهْدِ ٱللَّهِ أَوْفُوا۟ ۚ ذَٰلِكُمْ وَصَّىٰكُم بِهِۦ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ ﴿١٥٢﴾
Дәхи ятим бала малына якын бармагыз, мәгәр гаделлек белән барыгыз, ягъни үз малларын үзләре генә файдалансын өчен ятимнәр эшенә катнашыгыз, үсеп җиткәннәренә чаклы малларын саклагыз, үсеп җитсәләр, малларын үзләренә тапшырырсыз, янә сәүдә эшләрендә, алыш-бирешләрдә һәр төрле үлчәүләрегез төзек булсын һәм гадел үлчәгез! Аллаһ һичкемгә көче җитмәгәнне йөкләми, мәгәр көче җиткәнне генә, хөкем иткәндә якын кардәшләрегез булса да, гаделлек белән хөкем итегез вә Аллаһуга биргән ґәһедләрегезне үтәгез! Болар Аллаһуның сезгә васыяте вә вәгазе, шаять вәгазьләнерсез.