قُل لِّمَن مَّا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۖ قُل لِّلَّهِ ۚ كَتَبَ عَلَىٰ نَفْسِهِ ٱلرَّحْمَةَ ۚ لَيَجْمَعَنَّكُمْ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْقِيَٰمَةِ لَا رَيْبَ فِيهِ ۚ ٱلَّذِينَ خَسِرُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ ﴿١٢﴾
Әйт: "Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать – Аллаһу тәгаләнеке", – дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә йөкләде. Булачагында шикләнергә дә урыны юк – кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр. Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар, яки ышанып та гамәл кылмаслар.