يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَسْـَٔلُوا۟ عَنْ أَشْيَآءَ إِن تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ وَإِن تَسْـَٔلُوا۟ عَنْهَا حِينَ يُنَزَّلُ ٱلْقُرْءَانُ تُبْدَ لَكُمْ عَفَا ٱللَّهُ عَنْهَا ۗ وَٱللَّهُ غَفُورٌ حَلِيمٌۭ ﴿١٠١﴾
Ий мөэминнәр! Тиешсез сораулар бирмәгез, әгәр сорауыгызга җавап бирелсә – ул җавап сезне кайгыга салыр, әгәр Коръән иңеп торган вакытта яшерен нәрсәләр турында сорасагыз аның җәвабы бирелер, тиешсез нәрсәләр турында сораганнарыңызны Аллаһ гафу итте инде, сорамагыз! Аллаһ ярлыкаучы, юаш.