وَقَالُوا۟ لَن تَمَسَّنَا ٱلنَّارُ إِلَّآ أَيَّامًۭا مَّعْدُودَةًۭ ۚ قُلْ أَتَّخَذْتُمْ عِندَ ٱللَّهِ عَهْدًۭا فَلَن يُخْلِفَ ٱللَّهُ عَهْدَهُۥٓ ۖ أَمْ تَقُولُونَ عَلَى ٱللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ ﴿٨٠﴾
Яһүдләр: \"Безне ахирәттә җәһәннәм ґәзабы тотмас, мәгәр саналмыш көнлек кенә тотар\", – диләр. Син аларга әйт: \"Ґәзаб кылмаска Аллаһ сезгә вәгъдә кылдымы? Әгәр вәгъдә кылган булса, Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмыйдыр. Сез Аллаһ хакында белмәгәнне сөйлисезме?\".