Surah Al-Baqarah ( The Cow ) - Aya 260

Surah Al-Baqarah ( The Cow ) - Татарча - Aya 260 Aya count 286

وَإِذْ قَالَ إِبْرَٰهِۦمُ رَبِّ أَرِنِى كَيْفَ تُحْىِ ٱلْمَوْتَىٰ ۖ قَالَ أَوَلَمْ تُؤْمِن ۖ قَالَ بَلَىٰ وَلَٰكِن لِّيَطْمَئِنَّ قَلْبِى ۖ قَالَ فَخُذْ أَرْبَعَةًۭ مِّنَ ٱلطَّيْرِ فَصُرْهُنَّ إِلَيْكَ ثُمَّ ٱجْعَلْ عَلَىٰ كُلِّ جَبَلٍۢ مِّنْهُنَّ جُزْءًۭا ثُمَّ ٱدْعُهُنَّ يَأْتِينَكَ سَعْيًۭا ۚ وَٱعْلَمْ أَنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌۭ ﴿٢٦٠﴾
Янә Ибраһим г-мнең: \"Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт\", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: \"Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?\" Ибраһим г-м әйтте: \"Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим\". Аллаһ әйтте: \"Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа\", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.
Share