Surah Al-Baqarah ( The Cow ) - Aya 248

Surah Al-Baqarah ( The Cow ) - Татарча - Aya 248 Aya count 286

وَقَالَ لَهُمْ نَبِيُّهُمْ إِنَّ ءَايَةَ مُلْكِهِۦٓ أَن يَأْتِيَكُمُ ٱلتَّابُوتُ فِيهِ سَكِينَةٌۭ مِّن رَّبِّكُمْ وَبَقِيَّةٌۭ مِّمَّا تَرَكَ ءَالُ مُوسَىٰ وَءَالُ هَٰرُونَ تَحْمِلُهُ ٱلْمَلَٰٓئِكَةُ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَءَايَةًۭ لَّكُمْ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ ﴿٢٤٨﴾
Пәйгамбәрләре әйтте Талутның Аллаһудан билгеләнгән патша икәнлеген: \"Аллаһудан бер сандык килер, аның эчендә күңелләрегез карар – табардай нәрсәләр булыр – Муса илә Һарунның гаиләләре калдырган Муса г-мнең таягы, чалмасы, чапаны һәм башка нәрсәләр булыр, ул сандыкны фәрештә алып килер\". Аллаһудан сезгә бу сандыкның килүендә шиксез Талутның патша икәнлегенә галәмәт бар, әгәр бу галәмәтнең Аллаһудан булуына ышансагыз. Моннан соң алар Талутның патша икәнлегенә ышандылар. Талут 70 мең мөселман гаскәрен хәзерләп, кәферләр белән сугышырга юлга чыкты. Көн бик эссе иде, шул сәбәпле гаскәр Талуттан әчергә су сорады.
Share