Surah Al-Baqarah ( The Cow ) - Aya 158
Surah Al-Baqarah ( The Cow ) - Татарча - Aya 158 Aya count 286
۞ إِنَّ ٱلصَّفَا وَٱلْمَرْوَةَ مِن شَعَآئِرِ ٱللَّهِ ۖ فَمَنْ حَجَّ ٱلْبَيْتَ أَوِ ٱعْتَمَرَ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِ أَن يَطَّوَّفَ بِهِمَا ۚ وَمَن تَطَوَّعَ خَيْرًۭا فَإِنَّ ٱللَّهَ شَاكِرٌ عَلِيمٌ ﴿١٥٨﴾
Сафа һәм Мәрвә таулары, әлбәттә, Аллаһуга гыйбадәт кыла торган урыннарның билгеләредер. Берәү, Кәгьбаттулланы таваф кылып, хаҗ гамәлләрен үтәсә, яки нәфел-хаҗ кылса, ул кешегә гөнаһ юктыр Сафа һәм Мәрвә тауларын таваф кылуда. Ягъни, фарыз хаҗга хәтле яки хаҗдән соң шул тауларны таваф кылучыга гөнаһ юк, әлбәттә, сәваб бар. Берәү фарыз хаҗда бу тауларны таваф кылганнан соң янә нәфел тавафны кылса, шиксез, Аллаһ әҗерен бирүче һәм белүчедер.