وَإِذَا لَقُوا۟ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ قَالُوٓا۟ ءَامَنَّا وَإِذَا خَلَوْا۟ إِلَىٰ شَيَٰطِينِهِمْ قَالُوٓا۟ إِنَّا مَعَكُمْ إِنَّمَا نَحْنُ مُسْتَهْزِءُونَ ﴿١٤﴾
Ул монафикълар мөселманнарга очрасалар: \"Без иман китердек, сезнең белән бергәбез\", – диләр, әгәр үзләренең шайтан дуслары белән калсалар: \"Без, әлбәттә, сезнең белән бергәбез һәм сезнең белән берлектә мөселманнарны мәсхәрә кылучыбыз\", – диләр.