Surah Ibrahim ( Abraham ) - Aya 21

Surah Ibrahim ( Abraham ) - Татарча - Aya 21 Aya count 52

وَبَرَزُوا۟ لِلَّهِ جَمِيعًۭا فَقَالَ ٱلضُّعَفَٰٓؤُا۟ لِلَّذِينَ ٱسْتَكْبَرُوٓا۟ إِنَّا كُنَّا لَكُمْ تَبَعًۭا فَهَلْ أَنتُم مُّغْنُونَ عَنَّا مِنْ عَذَابِ ٱللَّهِ مِن شَىْءٍۢ ۚ قَالُوا۟ لَوْ هَدَىٰنَا ٱللَّهُ لَهَدَيْنَٰكُمْ ۖ سَوَآءٌ عَلَيْنَآ أَجَزِعْنَآ أَمْ صَبَرْنَا مَا لَنَا مِن مَّحِيصٍۢ ﴿٢١﴾
Кешеләр барчасы каберләреннән чыгып хисаб өчен Аллаһуга барырлар, ияреп йөрүче зәгыйфьләр, ягъни наданнар, үзләрен ияртүче азгынлыкта булган тәкәбберләргә әйтерләр: \"Без сезгә иярдек, сез ни әйтсәгез шуны кылдык, сез безне адаштыргансыз, инде бүген Аллаһ ґәзабыннан аз гынасын булса да бездән җибәрә аласызмы?\" Бидеґәтче муллалар кеби ияртеп адаштыручылары әйтерләр: \"Әгәр Аллаһ безне туры юлга күндергән булса иде, без дә сезгә туры юлны күрсәткән булыр идек, ләкин үзебез адашкан булганбыз инде, безгә аермасы юк – үзара бәхәсләшсәк тә, яки сабыр кылсак та, Аллаһ ґәзабыннан безгә юл юк.\"
Share