Tatar

Surah Al-Jumu'ah ( Friday ) - Aya count 11
Share
Җирдәге вә күкләрдәге һәр нәрсә: "Аллаһ һәр кимчелектән пакь", – дип мактап тәсбих әйтәдер.
Ул – Аллаһ кимчелектән ниһаять пакь, патша, көчле вә хөкем итүчедер. Ул – Аллаһ укый-яза белми торган кавем эченнән үзләре кеби укый-яза белмәгән кешене Мухәммәдне дөньяның барча кешеләренә расүл итеп җибәрде, ул расүл кешеләргә Аллаһ аятьләрен укыйдыр вә аларны бозык игътикадлардан пакьлидер һәм аларга Коръәнне, шәригать хөкемнәрен өйрәтәдер, алар башта ачык адашуда булсалар да.
Дәхи ирешмәгән-күрмәгән, ягъни кыямәткә чаклы яши торган бөтен дөнья кешеләренә Мухәммәд г-мне пәйгамбәр итеп җибәрде. Ул – Аллаһ көчле вә хөкем итүче.
Кешеләрне ислам диненә кертү, Аллаһуның юмартлыгыдыр, аны теләгән кешесенә бирер. Аллаһ олугъ юмартлык ияседер.
Тәүрат китабы бирелеп аның белән гамәл кылу бурычы йөкләтелеп тә соңра аның белән гамәл кылмаучы яһүдләрнең мисалы, китап күтәргән ишәк кебидер. Ишәккә нинди файда бар китап күтәреп йөрүдә? Яһүдләр Тәүратны укыйлар, әмма хөкемнәре белән гамәл кылмыйлар, коры укуда аларга нинди файда? Шулай ук мөселманбыз дигәннәребезнең күберәге, Коръән укыйлар, әмма хөкемнәре белән гамәл кылмыйлар һәм Коръән күрсәткән юлдан бармыйлар. Боларның да китап күтәргән ишәктән нинди аермалары бар? Аллаһуның аятьләрен ялганга тотучы һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрнең мисалы нинди яман мисалдыр. Аллаһ, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне туры юлга күндермәс.
Коръәнне кабул итмәүче яһүдләргә әйт: "Ий яһүдләр! Бөтен дөнья кешеләреннән башка без генә Аллаһ дуслары дигән сүзегезне дөресләргә теләсәгез, Аллаһудан үлемне сорагыз, без генә Аллаһ дуслары дигән сүзләрегез дөрес булса!
Алар Аллаһудан үлемне мәңге сорамаслар, Аллаһуга каршы кылган кабахәт эшләре сәбәпле. Аллаһ залимнәрнең бозык эшләрен беләдер.
Аларга әйт: "Сез аңардан куркып качкан үлем сезне каршы алучыдыр, соңра әшкәрәне вә яшеренне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, Ул кылган эшләрегездән сезгә хәбәр бирер.
Ий мөэминнәр, әгәр җомга көн җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез! Ләкин мөселманнар җыелып намаз укыла торган җайда, бидеґәт гамәлләр булмаска, Коръәннән вәгазь сөйләнергә һәм Коръән хөкемнәре йөртелергә тиешледер.
Әгәр җомга укылган җайда вәгазь сөйләнеп, намаз укылып тәмам булса, эшләрегезгә, сәүдәләрегезгә таралыгыз җир өстенә, вә Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья вә ахирәт кирәк нәрсәләрегезне таләп итеп кәсеп итегез һәм Аллаһуны даим зекер итегез, шаять Аллаһ ґәзабыннан котылып мәңгелек бәхеткә ирешерсез!
Мәсҗидкә җыелган мөселманнар, әгәр сәүдәне күрсәләр яки мал белән кайткан кәрванчыларның барабан суккан тавышларын ишетсәләр, сине менбәрдә аяк өстендә калдырып мәсҗидтән ябырылып чыгып китәләр. (Мәдинәдә каты ачлык иде, җомга көн Мәдинәгә Шамнан кайткан карван мал, ризык белән килеп керде, һәм кәрванчылар барабан суктылар. Мәсҗидтәге мөселманнар ризыктан буш калудан куркып, җомганы ташлап кәрванга каршы бардылар.) Бу аять аларны вә аларга охшаган кешеләрне шелтә кылыр өчен иңде. Ий Мухәммәд г-м, аларга әйт: "Барабан тавышына вә сәүдә малына караганда Аллаһу хозурында булган нигъмәтләр яхшырак. Бит Аллаһ ризыкландыручыларның хәерлесе. Ягъни намазны һәм Коръән вәгазен тыңлап Ислам тәрбиясен алуны, дөнья малына алыштырмагыз!"